Шулай булды шул
Баулы татар халык театры 2 апрельдә Әлмәт дәүләт драма театры сәхнәсендә һәм 7 апрельдә Уфа шәһәрендә “Нур” дәүләт драма театры сәхнәсендә “Шулай булды шул” спектаклен күрсәтте. Ике чыгышны да тамашачылар зур кызыксыну белән карадылар һәм алкышларга күмделәр. Спектакльдән соң, артистларыбызның чынлап та берсенең дә актерлык белеме булмавы турында кызыксынулар инде традициягә әйләнеп китте. Үзешчәннәрнең профессиональ дәрәҗәдә сәхнә тотулары күпләрдә соклану хисе тудыра. Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева артистларбыз янына шәхсән кереп, аларның уйнавына үзенең югары бәясен бирде, рәхмәтен җиткерде.
Уфа “Нур” театры хезмәткәрләре дә, әлмәтләр дә үзешчән артистларга хөрмәтләрен күрсәтеп, кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Без бик рәхмәтле калдык аларга. Артистларыбызны шундый мәртәбәле театрлар кабул итүе, әлбәттә, Баулы халык театрының бүгенге көндә абруе зур булуын күрсәтә. 20 апрельдә театрыбызның “Шулай булды шул” спектакле белән Чаллы шәһәрендә узачак халыкара конкурска чакырылуы моңа тагын бер дәлил.