Үзенең матур,җылы көннәре, мул уңышлары белән сөендереп август ае да килеп җитте
Елдагыча , мәчет хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган лагерга балалар бик теләп җыелды. Баулы мөхтәсибәтеннән җибәрелгән югары белемле – Мөхәммәт хәзрәт дин сабаклары , гарәп алфавитын өйрәтә башлады. Шушы кирәкле, тәрбияви эштә Исергәп авыл Мәдәният йорты , китапханә хезмәткәрләре дә үз өлешен кертергә тырыша; балаларга күңелле ял сәгатләре, яңа китаплар күргәзмәсе, кызыклы уеннар оештыра. Лагерга йөрүче балаларны җылы аш, тәмлекәчләр белән дә сыйлыйлар. #годнациональныхкультуритрадиций