Тиздән Баулы мәдәният тормышында матур вакыйга – Рәсәй һәм Татар иленең күренекле рәссамы Рашид Гилазовның шәхси күргәзмәсенең ачылу тантанасы булачак
Шушы көннәрдә күргәзмә белән танышу һәм рәссам белән очрашу мөмкинчелеге безгә дә тәтеде. Баулы халык театры администраторы Лейлә Гафиятуллина һәм “Нур” балалар нәфис сүз остаханәсе җитәкчесе Йолдыз Шакирова бертөркем укучылар бн рәссам остаханәсенә “десант”төштек! Күренекле рәссамнән мастер – класс алу һәркемгә дә тәтеми бит!Балалар чын күңел белән бирелеп рәсемнәр төшерделәр, күргәзмә белән таныштылар. Күренекле шәхес белән очрашу мизгелләре балалар һәм безнең күңелләрдә озакка сакланыр!