17 июль- Бердәм фольклор көнен Баулы мәдәният йортында иҗат итүче ” Асылъяр” вокаль ансамбле апалары- кызлары(җитәкчесе Йолдыз Шакирова) әдәби- музыкаль кичә белән билгеләп үттеләр

“Серле сандык” дип аталган кичәдә сандыкта сакланган халык җәүһәрләрен барладылар, халкыбызның мәңге үлмәс җырларын җырлап, биюләрен биеп күңел ачтылар.