Район Мәдәният йорты солисты Ленар Солтанов 31 май конне Арча район Мәдәният йортында “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” бәйгесенең гала-концертында катнашып II урынны яулады

Арча район мәдәният йорты Наласа авылы мәчете белән берлектә төзегән “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” проекты Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсының җиңүчесе булган иде.

Бәйгедә Баулы, Арча, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Бөгелмә, Теләче, Кукмара, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагыннан катнашучылар булды.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.