Спектакль “Иман”

15 нче апрель Татар Кандызы Мәдәният йортында Ләбиб Леронның “Иман” исемле ике пәрдәле драмасы сәхнәләштерелде.
Әсәрдә,ил каршындагы бурычын утәп,кырык ел гөмерен чит иллэрдэ үткәргән ирнең, туган җиренә кайтуы, авылдашларының язмышын үз язмышы буларак кабул итүгә килүе,киң планда иманга кайтуы сүрәтләнә.
Спектакльдә катнашып уй фикерләрен,җитди бәхәсләрне,гыйбрәтле хәл – күренешләргә бай сүрәтле дөньяның серләрен ачып салган артистларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
#Спектакль
#Годнациональныхкультуритрадиций
#ЛәбибЛерон