Мастер-класс «Халкым бизэге»

Автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова 15март көнне Чүте мәдәният йортында Пушкин картасы кысаларында “Халкым бизәге”дип исемлзнгән укучы балалар белэн мастер класс уздырды
Кичәнең Беренче өлешендә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Файруза Ахатова татар халкының борынгы гөреф гадәтләре турында әнгәмә алып барды.Укучы Лотфуллина Кадрия кульяулыкка,тастымалга төшерелгән бизәкләре турында аңлатты.Бу бизәкләр татар халык кызларының якты хисләрен аңлатса,икенче яктан аларның эшкә булганлыкларын белдергән.Фоеда кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Зәйтун Муллаянов тальян, гармун турында сөйләде һәм инструментларның яңгыравы серләрен ачыклады. Кичәнең икенче өлешендә җырчылар:Гөлнара Абдуллина,Ленар Солтанов,Айгуль Шакирзянова,Зәйтун Муллаянов,”Умырзая вокаль ансамбле” тамашачыларга татар халык җырларын һәм татар эстрадасы репертуарыннан җырлар башкардылар. Яшь тамашачылар артистларны җылы каршы алдылар. Бу очрашу мәктәп укучылары өчен файдалы һәм белемле булыр дип өметләнәбез.

#бавлы
#бавлинскийрайон
#ДК_Бавлы