Участие в фестивале
10 нчы март көнне Әлмәт шәһәрендә узган бик матур фестивальдә катнашып кайттык әле!!! Өч номинациядә чыгыш ясадык: ” Вокаль ансамбльләр” “Инструментларда уйнау” һәм ” Ялгыз җырлау”. ” Асыльяр” вокаль ансамбле фестиваль кысаларында татар халык җыры белән уңышлы чыгыш ясады. (җитәкчесе Йолдыз Шакирова, аккомпаниатор Зәйтүн Муллаянов). Күренекле талъянчы Габдулла Шәйхрази улы Нургалиев татар халык көйләрен искиткеч итеп башкарды. Яруллина Римма һәм Ветераннар советы председателе Альбина Халиуллина башкаруындагы җырлар да алкышларга күмелде. Рәхәт итеп катнашып, аралашып, дипломнар белән бүләкләнеп кайттык!