Халыкара туган тел көне дип билгеләп үтелә

Бүген Баулы шәһәре 4 нче санлы гимназиясендә
“Җыр булырлык сүзләр биргән
туган телем – рәхмәт сиңа!” дип исемләнгән матур чара үтте .
Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы Йолдыз Шакирова гимназия укучылары белән
серле телебез иленә тизәйткечләр, мәкальләр, табышмаклар аша сәяхәт кылдылар. Төрле уеннар да уйнадык, биедек тә, җырладык та!Чара бик күңелле узды!
Йолдыз Шакирова.