“Кеше китә- җыры кала”

Бүген ” Асыльяр” вокаль ансамбле белән музыкаль кунакханәдә “Кеше китә- җыры кала” дип исемләнгән кичәдә татар халкының бөек шәһесләре Муса Җәлил һәм Илһам Шакировны искә алдык. Муса Җәлилнең мәңге үлмәс шигырьләрен укыдык, Илһам аганың җырларын тыңлап, кушылып җырлап хозурландык. Бу шәһесләрнең иҗаты кеше күңелендә күркәм хәтирәләр уяталар, димәк аларның исеме, аларның моңы мәңгелек!