Очрашу кичәсе
8 февраль көнне Кызылъяр авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Ф. Яруллин исемендәге музей хезмәткәрләре һәм китапханә белән берлектә якташыбыз шагыйрь Фәнис Яруллинга багышланган очрашу кичәсе үткәрделәр. Очрашу вакытында Фәнис Яруллинның бертуганы Вәсилә Гатаулловнаның кызы, Зәйтүнә Нурлыбаяновна, бала чагында булган мавыктыргыч, кызыклы хәтирәләре белән бүлеште. Фәнис Яруллинның шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
8 февраля сотрудники Кзыл-Ярского сельского Дома культуры совместно с сотрудниками музея им. Ф. Яруллина и Кзыл-Ярской сельской библиотеки провели вечер встречи, посвящённый поэту-земляку Фанису Яруллину