Бүген безнең якташыбыз, горур бөркетебез, олы шәһес- язучы Фәнис Яруллинның туган көне!

Шул уңайдан бүген районыбызда төрле чаралар уза. Шуларның берничәсендә безгә дә- “Асылъяр” вокаль ансамбле кызларына да булырга туры килде! Фәнис Яруллин һәйкәле янында митингта катнаштык, аннан соң аның туган ягына- Кызылъяр авылындагы музейга сәяхәт кылдык. Фәнис Яруллинның бик тетрәндергеч тормыш тарихын тыңлап, күзләр яшьләнде ,күңелләр тулды. Матур шигырьләр тыңладык, Фәнис абыебызның фотолардан безгә карап торган мөлдерәмә күзләренә карап, аның белән
“сөйләшеп” кайт тык.