“Халкыбызның күңел җәүһәрләре”

Бүген район мәдәният йортында “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән мөнәҗәтләр кичәсе узды. Матур чараны тормышка ашыручылар Татар конгресының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зиярова һәм Баулы ” Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина.
Кичәдә Римма Яруллина җитәкләгән “Инсаният” төркеме, Яңа Шалты авылыннан мөнәҗәт әйтүче апаларыбыз Сәяхова Нәзифә, Канипова Фәүзия, Ибраева Гөлчәчәк, Гыйлфанова Наҗия, Баулыдан Низамова Сәвия апа катнаштылар.
Чараны Йолдыз Шакирова алып барды. Аерым рәхмәт сүзләрен районыбызның имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовка, яшь катнашучыларыбыз Хәмитова Зәйнәб белән Хәлфетдинов Юсуфка   җиткерәбез.
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән моң ияләренә Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре ирешсен!