Халкым бизәге
14 декабрь көнне Кызыл-Яр Мәдәният йортында Автоклуб мөдире Ф.Айдагулова “Халкым бизәге” дип исемләнгән мастер класс уздырды. Пушкин картасы кысаларында уздырылган кичәгә мәктәп укучылары чакырылган иде.
Фойеда “Чиккән сөлгем – күңел көзгесе “ дип язылган күргәзмә оештырылган иде. Чигелгән әйберләр турында Л.Миннишина аңлатма бирде, ә рус телендә тәрҗемәсен Е.Иргалиева аңлатты. Л.Солтанов укучыларга төрле халык җырларының дөрес итеп ничек җырларга кирәк икәнен сүз белән дә, җыр белән дә күрсәтте.Татар халык арасында киң таралган “Чүпләм” түгәрәк уенын Ф.Айдагулова оештырды.
Кичәнең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Солистлар Г.Абдуллина, А.Идиатуллина, Л.Мазитова,А. Леонтьева, З.Муллаянов,К.Назмиев, К.Исрафилова,“Умырзая” вокаль ансамбле кичәне җыр, мөң, бию белән бизәделәр.
Барлык кулдан эшләгән әйберләр яшьләрне изге эшләргә этәрсен иде, изге хисләрне генә уятсын иде дигән теләктә калабыз.
#МинКультРТ
#делаюкультурно