Мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм

Бүген Баулы районы “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы һәм Баулы халык театры апалары изге әшкә дип җыелдылар! Мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм йөзеннән, апаларыбыз йон тетеп, эрләп һәм бәйләп, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрергә дип, өмә оештырдылар! Йөрәк җылысын, изге теләкләрен тели- тели, догалар укып, җырлар җырлап башкардылар апаларыбыз эшләрен! Амин, шулай булсын, теләкләр барып ирешсен! Җылы киемнәр хуҗаларына барып җитеп елытсын, күңелләрендә имин тормышка өмет уятсын, көч- куәт өстәсен! Күкләребез аяз булсын, сугыш җилләре тынсын!