Якташларыбыз белән горуланабыз
Йолдыз Шакирова. “Нур” нәфис сүз берләшмәсе җитәкчесе.
Бүген мин искиткеч чарада катнаштым.
Якташыбыз Фәнис абый Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя апа белән очрашуда булып, канатланып, рухланып, илһамланып һәм шул ук вакытта бераз гына моңаеп та кайттым.
Нурсөя апа белән күптән очрашасым килсә дә, бу форсат беренче булды. Чиксез шатмын, кичәдә Фәнис абыйның Нурсөя апага багышланган шигырен укуым белән! Көчле рухлы, чын мөселман ханым- Нурсөя апаның йомшак кулларын тотып, нурлы күзләренә карап соклану һәм рәхмәт сүзләремне җиткерә алдым!🙏
Бүгенге шомлы заманда күңелләр яктылыкка омтыла шул!Дөньяларыбыз тыныч булсын, исән- имин булыйк,батыр булыйк, сабыр булыйк!