Баулы халык театры 

Кичә “Банкрот” спектаклен Туймазы татар дәүләт театры сәхнәсендә күрсәттек. Зал тулы иде. Бик яратып кабул иттеләр туймазылар, көчле алкышларга күмделәр үзешчән артистларыбызны. Бик зур рәхмәт яраткан тамашачыларыбыз. Туймазылар Баулыга килгәндә безнең тамашачылар да шулай аларны һәрвакыт яратып кабул итәләр. Моннан соң да шулай булыр дип ышанып һәм ышандырып калабыз.