Инсаният

2 нче июль көнне Яңа Чүте авылы 250 елын билгеләде.Бу көн чараларга искиткеч бай булды. Бәйрәм авыл мәчете каршында истәлек ташы ачылу белән башланып китте. Авыл иртәсен котлап моңлы азан яңгырады, Баулыдан килгән, Римма Яруллина җитәкләгән “Инсаният” төркеме матур мөнәҗәтләр әйтеп, бәйрәмне нурландырдылар. Бәйрәм чараларының спорт өлешен автокросс ярышлары дәвам итте.Авыл тарихына алтын хәрефләр белән язып калдырырлык вакыйга булды бу! Авыл көненең төп чаралары әлбәттә инде үзәк мәйданда узды! Казан артистлары белән бер сәхнәдә районыбызның йөзек кашы булырдай коллективлары- “Асылташ”бию төркеме( Кызыл-Яр мәдәният йорты), Район мәдәният йорты каршындагы “Асылъяр” вокаль ансамбле, “Талъянка” гармунчыларының чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәделәр! Ленар Солтанов башкаруындагы “Чүте җыры” бәйрәм сәхнәсендә кабат- кабат яңгырады!ош Үзәк мәйдандагы программаны Йолдыз Шакирова алып барды.