Халыкның моңы ул-рухи яшәүнең беркайчан да шиңми торган мәңгелек чәчәге…

Күңелләргә жырлар кирәк, жыр ул, тылсым! Жыр халыкның жанын жылытып тора. Куңелләргә якты эз калдырырдай ,озак вакытлар онытылмаслык итеп,автоклуб мөдире Фануза  Айдагулова  житәкчелегендә узешчән артистлар “Березка  санаториясендә”,”Нурлы моңда тибрәләбез” дип  исемләнгән  хәйрия концерты  оештырдылар. Ял итучеләргә хуш килердәй жырлар янгырады. Концерт бәйрәм төсе алды.Җырчылар: Гөлнара Абдуллина,Руслан Сәитов,Алена Иргалиева,Илсөяр Кузнецова,Назым Кәримов, Зәйтүн Муллаянов,Саҗидә Әхмәтҗанова,Альбина Хәлиуллинаның чыгышлары ял итүчеләргә куңел  ачу чарасы булды.Альмира Хуббатуллинаның “мелодика уен коралында  уйнавы  да  халыкка бик  хуш килде.Ял итучеләр рәхмәт әйтеп,кабат килүне  сорап калдылар.